Милли телләрдә китап басу һәм матбугат үсеше. 1913-2013.

 Китаплар һәм вакытлы матбугат бастыру статистикасы Русиянең рус булмаган милләтләргә һәм аларның телләренә карата алып барылган сәясәтне һәм аның соңгы 100 ел эчендәге үзгәрешләрен яхшы күрсәтә.
Русия милләтләре телләрендә күпме китап һәм вакытлы матбугат басыла? Анализ өчен 2012-2013 нче еллар статистикасын алыйк.

Русиянең дәүләт статистика комитетының (Госкомстат) мәгълүматы буенча 2013 елда Русия телләрендә 118291 исемдәге китап чыккан. Аларның 117238 - 99% артык - рус телендә, 1053 – 1% тан ким - башка милли телләрдә булган. 

Милли азчылыклар телләрендә чыккан китапларның гомуми тиражы 3016 мең дана булган. Ул Русия телләрендә чыккан китапларның ( рус телендә чыккан китаплар диеп була) гомуми тиражының 0,54% тәшкил иткән. 

Милли азчылыклар телләрендә чыккан журналлар өлеше тагын да азрак– гомуми тираждан нибары 0,16% булган. Милли телләрдә чыккан газеталар өлеше зуррак ( барлыгы 472 басма булган) -республикаларның районнарда чыккан рәсми газеталар тарафыннан.

Искә алыйк: Русиядә халык саны буенча милли азчылыкларның өлеше, күрше илләрдән килгән мигрантларны санамыйча, 15% ка якын тәшкил итә.


Таблица 1. Русия теләрендә китаплар һәм вакытлы матбугат


Чыккан басмалар саны
Өлеш %
Гомуми тираж, мең данә
Өлеш %
Русия халыклары телләрендә китаплар чыгу. 2013 ел.
Рус телендә
117238
99,11 %
533 311
99,44 %
Башка телләрдә
1053
0,89 %
3 016
0,56 %
Русия халыклары телләрендә журналлар чыгу. 2012 ел.
Рус телендә
7145
98,63 %
1807344
99,84 %
Башка телләрдә
98
1,37 %
2808
0,16 %
Русия халыклары телләрендә газеталар чыгу. 2012 ел.
Рус телендә
10634
95,56 %
9316200
98,98 %
Башка телләрдә
472
4,44 %
94782
1,02 %

Рәсем 1. Диаграмма. Русиядә 2013 елда милли телләрдә чыккан китаплар өлеше.






Русия телләрендә нәшер ителгән китаплар турында алынган статистик мәгълүматларны, һәм соңгы гасыр дәвамында алар ничек үзгәргәнне карыйк.



             Рәсем 2. Русиядә рус телендә һәм башка телләрдә чыккан китаплар саны.





Диаграмма 2. Милли телләрдә басылган китаплар тиражы 1913-2013 елларда.

Русия телләрендә нәшер ителгән китаплар турында алынган статистик мәгълүматларны, һәм соңгы гасыр дәвамында алар ничек үзгәргәнне карыйк.

Астагы диаграмма Русия һәм элекке СССР телләрендә чыккан китаплар тиражы 1913 ел күрсәткечләренә карарта ничә тапкыр үзгәргәнне күрсәтә. Бу материалларда чит ил телләрендә чыккан китаплар исәпкә алынмаган. Совет чорында Русиядә гена (РСФСР), ә 1913 елда барлык Русия империясендә чыккан китаплар исәпкә алына.



Диаграмма 3. РФ һәм СССР республикалары телләрендә чыккан китаплар тиражы 1913 ел белән чагыштырганда 100 ел дәвамында ничек үзгәргән.



 Нәтиҗәләр.  

Милли азчылыклар телләрендә чыгучы китаплар һәм периодик басмалар өлеше, һәм аның соңгы йөз ел дәвамында үзгәрүе динамикасы, Русия халыкларын урыслаштыруга һәм ассимиляцияләштерүгә юнәлткән милли сәясәт нәтиҗәсен күрсәтә.

Ул Русия империясендә дә, совет чорында да, алып барылды, һәм хәзер дә дәвам ителә. Урыслаштыру сәясәте иң актив ХХ гасырның 60-нчы еллардан- 80нче еллар уртасына кадәр, һәм соңгы унъеллыкта үткәрелде.

Урыслаштыруның төп кораллары мәктәп , тулаем мәгариф системасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары булып тора. 

Ул сәясәт бары тик Русия өчен бик авыр чорларда - революцияләрдән соң, сугышлар, дәүләт таркалганнан соң туктатылып тора – яңа хакимият халыкларны, аларның милли хәрәкәтләрнең үз ягына борыр өчен тырышканда - 1905-1917 елларда , 20 нче елларда һәм 90 еллар башында .

 

XX гасырның уртасына кадәр урыслаштыру сәясәте нәтиҗәләре әз булган, чөнки милли азчылыкларның зур өлеше авылларда, үзләренең милли мохитында яшәгән.

 

ХХ гасырның 60-нчы -80нче елларда татарларның һәм башка халыкларның күпчелеге шәхәрләргә күчеп милли мохит югалтты, милли мәктәптән аерылды һәм яшь буыннар тиз урыслаша башлады.

Тулысынча 60-80-елларлагы милли сәясәт, демографик һәм мәдәни үзгәрешләр нәтиҗәләре ХХ гасырның ахырына гына күренә башлады, татарларның һәм башка халыкларның ят мохиттә тәрбияләнгән беренче буын үсеп җиткәч..

 

Советлар Союзы таркалганда тиз арада үтеп киткән милли аң һәм сәяси активлык күтәрелүе, бу тирән процессларны үзгәртерлек йогынты ясый алмады.. 2000 нче еллар башында Русия хакимияте милләтләргә яңа хөҗүм башлады. Нәтиҗәдә, яртысыннан артык милли мәктәпләр ябылды, республикалардан читтә алар калмады диярлек.

Милли матбугатның һәм тулаем телнең, мәдәниятның аяныч хәлдә булуы Русиянең федераль хакимият соңгы 10-15 елларда үткәргән, һәм совет чорында үткәрелгән урыслаштыру сәясәте нәтиҗәсе.

 

Татар телендә китаплар басу 1913-2013.

Анализ, статистик мәгълүматлар. 100 ел элек Русия империясендә татар телендә басылган китаплар гомуми тираж буенча 5нче урында- рус, поляк, латыш һәм яһуд телләреннән соң булган. Татарча китаплар украин, грузин, әрмән телләреннән күбрәк басылган.

 

Йөз ел элек 1913 нче елда Русия империясендә татар телендә 340 китап басылган, аларның гомуми тиражы 1671 мең данә булган(3). Татар телендәге массакүләм китап нәшер итү, дәүләттән бәйсез татар мөселман мәгариф системасына таянган.

 





Соңгы 20 елда татар теле бу өлкәдә әйдәп баручы позицияләрне югалтты. Русиянең бүгенге чикләрендә 1913 елда милли телләрдә чыккан китапларның гомуми тиражының татар телендә 90% чамасы булса, 1993 елда якынча 44%, ә 2013 елда 25%тан да ким.

 

Татар матбугаты һәм китап басу кризисы сәбәпләре арасында - милли мәктәпләр 2-3 тапкыр кимү, Татарстан хакимияте һәм элитасы ягыннан игътибар булмау...

 

Китап басу һәм татар матбугатының иң түбән дәрәҗәсе 2005-2007 елларга туры килде. Аннары китаплар чыгу яңадан 2008-2011 елларда бераз артты һәм янә 2012-2013 елларда тагын кимеде. Татар телендә чыккан китапларның саны 2000-2005 елларда 333 тән 140ка кадәр кимегән иде, тиражы 3 миллионнан 2000 елда 411 мең кадәр (2005 елда).

2013 елда Русиядә татар телендә 240 исемле китап һәм брошюра чыккан, аларның гомуми тиражы 827 мең данә.

 

Әгәр 100 мең кешегә ничә исемдәге китап чыкканны санасак һәм аларның 100 кешегә туры килгән еллык тиражын санасак нәтиҗәләр татарлар өчен бик аянычлы була.

Соңгы 5 ел өчендә һәрбер йөз мең бер милләт вәкилләренә туган телләрендә басылган китаплар саны буенча татарлар РФ халыклары арасында нибары 12-урында(4,8 басма елына). Уртача Русиядә һәр 100 мең кешегә 2013 елда 84 китап чыккан (рус телендә һәм башка РФ телләрендә). Аларның еллык тиражы 100 кешегә 377 данә тәшкил итә, яки бер кешегә 3,77 китап.

 

Татар телендә 100 мең татарга, 2013 нче елда 4,5 китап чыгарылган. Аларның тиражы 100 татарларга 13,7 данә тәшкил итә.


Уртача 100 кешегә 2013 елда һәм 2009-2013 елларда ничә данә китап чыккан

Тел
2013 ел
2009-2013 елларда
1
якут (саха)
93,3
82,3
2
калмык
81,6
24,2
3
башкорт
50,0
45,8
4
бурят
26,7
11,4
5
кабардин-черкес
24,6
18,6
6
татар
13,7
21,2
7
осетин
13,3
9,7
8
карачай-балкар
13,3
9.2
9
коми
12,7
12
10
чуаш
11,7
11,7
11
тыва
11,0
11,1
12
ингуш
9,1
9,2
13
кумык
6,4
2,7
14
удмурт
6,2
5,6
15
авар
5,8
5,5
16
адыг
5,4
4,7
17
хакас
4,9
7,2
18
лезгин
3,9
2,1
19
мари
3,7
5,0
20
даргин
3,6
3,6
21
эрзя һәм мукшы
3,0
2,2
22
чечен
2,0
3,2

гомуми РФ телләрендә
377

 

Уртача 100 мең кешегә бер елда ничә исемдәге китап чыккан: 2013 һәм 2009-2013 елларда.

Тел
2013 ел
2009-2013 елларда
1
якут (саха)
38,1
32,0
2
калмык
12,1
6,9
3
хакас
11,9
10,6
4
бурят
11,5
5,6
5
коми
11,2
9,5
6
осетин
9,3
6,6
7
карачай-балкар
9,3
7,1
8
кабардин
8,5
6,7
9
башкорт
8,3
9,9
10
чуаш
4,9
5,0
11
тыва
4,6
4,7
12
татар
4,5
4,8
13
удмурт
4,3
3,4
14
адыг
3,9
5,4
15
эрзя һәм мукшы
3,4
3,1
16
мари
3,1
4,3
17
ингуш
3,1
2,1
18
лезгин
1,9
1,9
19
кумык
1,2
2,7
20
даргин
1,2
1,9
21
чечен
1,0
1,3
22
авар
1,0
1,8

гомуми РФ телләрендә
83,9



Төп чыганаклар:
1. Российский статистический ежегодник 2012. Раздел 9. Культура. Отдых. Туризм. Роскомстат.
 http://www.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_main/rosstat/ru/statistics/publications/catalog/doc_1135087342078
2. Статистика выпуска книг и периодической печати в России за 2013 год.  Российская книжная палата.  www.bookchamber.ru/statistics.html
3. Народное хозяйство СССР в 1960 году. Статистический ежегодник. Госстатиздат. 1961. 4. Россия 1913 год (Статистико-документальный справочник  www.mysteriouscountry.ru).

Наил Гыйлман. 2015г.